Алабуга командасы Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышы тематикасы буенча узган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында беренче урынны яулады.
Дистанцион форматта үткәрелгән интеллектуаль уенда Россиянең төрле төбәкләреннән 1920 мәктәп, студентлар һәм өлкәннәр командалары катнашты (11 500 дән артык катнашучы).
Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле темалар буенча 24 сорау бирелде. Уен нәтиҗәләре буенча мәктәп зачетында “Маршал Говоров” командасы (8 нче мәктәп, Алабуга, Татарстан Республикасы, капитан Эльвира Әшррафова) җиңү яулады, өстәмә күрсәткечләр буенча “Девятка” командасын (9 нчы мәктәп, Сердобск, Пенза өлкәсе, капитан Анастасия Юдина) узып китте. Өченче урында - «36,6» командасы (36 нчы мәктәп, Пенза, капитан Григорий Постнов).
Барлык зачетларда җиңүчеләр һәм призерлар булган командалар дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнәчәк. Үз яшь төркемендә беренче урынны алган Йошкар-Оладан «ФУПСики» студентлар командасы киләсе елның апрелендә Саранскта Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының округ финалында катнашу хокукын алды.
Уенның тулы нәтиҗәләре белән https://iq-vp.intgame.ru/ сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.