Россиядә БДИга экология буенча сорауларны кертергә тәкъдим иттеләр

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Үзгәрешләр география, биология һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнарга кагылырга мөмкин.

"Зеленые" Россия экология партиясе РФ Мәгариф министрлыгына экология буенча сорауларны география, биология һәм җәмгыять белеме буенча БДИ биремнәренең мәҗбүри исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

Моннан тыш, югары уку йортларында әйләнә-тирә мохитнең һәм климатның тотрыклылыгы нигезләре буенча мәҗбүри курс кертү тәкъдим ителә. "Бүген экомәгърифәтчелек эшчәнлеге белән чикләнгән урта һөнәри белем бирү программасына конкрет белгечлеккә карата экологик белемнәрне кертергә кирәк", - дип саный хат авторы.

Партия экспертлары экологик белем бирү программасын эшләгәндә консультантлар сыйфатында чыгыш ясарга әзер, дип күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International