«Зур үзгәрешләр» җиңүчеләре 1 млн сумлык сертификатлар алдылар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Казанда «Зур үзгәрешләр- 2024» фестиваленең гала-концерты узды. Конкурс финалында шәһәрнең 14 мәгариф учреждениесеннән 1-11 сыйныф укучылары катнашты, ә ул 10 мең укучыны берләштерде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Җиңүчеләр булып Киров районының 15 нче гимназиясе һәм Вахитов районының 39 нчы мәктәбе танылды , аларга 1 млн сум күләмендә сертификатлар тапшырылды.

Кече төркемдә икенче урынны һәм 500 мең сум күләмендәге сертификатны 18 нче гимназия укучылары яулады, өченче урын һәм 350 мең сум - 84 нче мәктәпкә булды. Зур төркемдә икенче урынны 177 нче лицейның «Шатлык» вокаль-хореография ансамбле , өченче урынны 37 нче гимназиянең «Акцент» бию коллективы алды.

Шулай ук шәһәр башлыгы 200 мең һәм 100 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International