Әлмәтнең 2нче лицее реконструкциядән соң зур үзгәрешләр кичерәчәк

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Татарстанның Әлмәт районында мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү һәм яңарту эшләре дәвам итә. Чираттагы объект - 2 нче лицей, анда хәзер масштаблы реконструкция бара.

Район башлыгы Тимур Ногманов ремонт барышын тикшерде. Әлегә демонтаж буенча эшләр спорт һәм актлар заллары урнашкан бинаның бер ягында гына үткәрелә. Мондый карар агымдагы уку процессын туктатмаска мөмкинлек бирә.

Төп эшләр уку елы тәмамланганнан соң башланчака. Планнарда - инженерлык системаларын алыштыру, бизәкләү эшләре, спорт залын һәм азык-төлек блогын ремонтлау, фасадны һәм түбәне тулысынча яңарту, шулай ук тирә-юньне төзекләндерү.

«Безнең максат - укучылар яңартылган, заманча һәм уңайлы лицейда яңа уку елын башлап җибәрә алсын өчен 1 сентябрьгә барлык ремонт эшләрен төгәлләү», - диде җитәкче.

Капиталь ремонт ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның карары һәм нефтьчеләрнең финанс ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International