Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Моңа кадәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешле тәкъдим белән чыгыш ясады, ул мәгариф учреждениесен гамәлгә куючы . Хәзер ведомство ике ай эчендә көллият уставына кирәкле үзгәрешләр кертергә тиеш.
Урта һөнәри белем учреждениесенә 1980 елда нигез салынган. Киләсе уку елында ул студентларны «Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру», «Автомобиль двигательләрен, системаларын һәм агрегатларын техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау», «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү остасы», «Юл һәм төзелеш машиналары йөртүчесе», «Локомотив машинисты», «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» һ.б. белгечлекләре буенча туплый.
Моннан тыш, Әгерҗе көллияте филиалы “Локомотив машинисты” һәм “Хәрәкәтчән составка хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау слесаре” белгечлекләре буенча укулар алып барачак, ә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен бүлектә кондитер, бакчачы, слесарь-ремонтчы, штукатур һәм тегүче һөнәре алырга теләүчеләрне көтәләр.