Педагогия университеты сигезенче тапкыр Лисичанск һәм Рубежный халкына гуманитар ярдәм җыя.
Чаллы дәүләт университетында Лисичанск балаларына гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Университет студентлары һәм укытучылары балалар өчен памперслар, шәхси гигиена кирәк-яраклары, балалар ризыклары тәм-томнар , уенчыклар һәм китаплар җыйды.
Волонтерлар җыелу пунктында гуманитар ярдәм кабул иттеләр, сортларга аердылар һәм барлык әйберләрне яхшылап төргәкләделәр.
Җыелган әйберләрне Казанга төбәк бүлегенә илтүче йөк машинасын "Бердәм Россия" партиясенең Чаллы бүлеге сәяси советы әгъзасы Андрей Ляпунов тәкъдим итте.