Нурлат районында яңа балалар лагере төзиләр һәм ике мәктәпне ремонтлыйлар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

“Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Дамир Ишкәев җитәкчелегендәге партия десанты социаль әһәмияткә ия объектларда эшләр барышын карады.

Беренче объект - Яңа Әмзә авылындагы “Заречный ” җәйге сәламәтләндерү лагере. 2 гектар мәйданда проект нигезендә җир эшләре алып барыла. Апрельдә төзелеш эшләренә керештеләр: свайлар кагу һәм биналарның нигезен салу өчен әзерлек эшләре башкарылган. Төзүчеләргә 4 йокы корпусы, персонал өчен 1 корпус, ашханә, мәдәният йорты төзергә кирәк булачак.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев төзелә торган объектларны карады, белгечләр фикерен тыңлады, сорауларга җавап бирде.

Шулай ук партиянең җирле бүлекчәсе секретаре 2 нче номерлы шәһәр мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты. Биредә тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр, җылылык җиһазлары демонтажы ясалган. Болар барысы да яңартылырга тиеш.

Мәктәп 1937 елда ук төзелгән. Уку йортында вакыт-вакыт ремонт ясалуга карамастан, бинага капиталь яңарту таләп ителгән.

Ремонт уку процессына комачауламасын өчен барлык балалар да күрше мәктәпләргә күчерелгән. Шулай итеп, төзүчеләр уку йортын 1 сентябрьгә әзерләп өлгертергә тиеш, балалар яңа уку елында тулысынча яңартылган мәктәпкә кайтачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International