Кравцов мәктәпләрдә бушлай кайнар туклану проектын дәвам итәргә өндәде

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бу хакта Дәүләт Думасында пленар утырышта мәгариф министры вазыйфасына кандидат Сергей Кравцов хәбәр итте.

2020 елда башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын, беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр, бушлай кайнар азык белән тәэмин итү бурычын Россия Президенты Владимир Путин билгеләде. Кравцов билгеләп үткәнчә, бүген бушлай кайнар туклану проекты буенча илебездә 7,5 миллион укучы туклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International