Яшел Үзән командалары "Мәктәп футбол лигасы" суперфиналында чыгыш ясаячак

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

13 майда «Комсомолец» стадионында «Мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды. Анда Яшел Үзән , Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнары һәм Иннополис шәһәренең муниципаль этаплары җиңүчеләре җыелды.

Турнирда 2010-11 һәм 2012-13 елгы малайлар һәм кызлар командалары катнашты. Барлык яшь төркемнәрендә Яшел Үзән спортчылары җиңү яулады.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, футболчылар һәм команда тренерлары медальләр белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International