Кравцов: Россиядә педагогик юнәлештә 5 меңнән артык сыйныф ачылды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бу хакта 14 майда Дәүләт Думасының пленар утырышында РФ мәгариф министрына кандидат Сергей Кравцов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта педагоглар җитмәү буенча мәгълүматны профильле югары уку йортларын тәмамлаучылар саны турындагы мәгълүматлар белән синхронлаштыралар. "Мәгариф министрлыгына кадрлар ихтыяҗын фаразлау буенча аерым профильле структур бүлекчә төзү турында карар кабул ителде", - диде Кравцов.

Моннан тыш, якын арада вакансияләр турында актуаль мәгълүмат булган педагоглар өчен бердәм портал барлыкка киләчәк. Сергей Кравцов аныклавынча, ресурс ярдәмендә һәр мәктәп һәм көллиятләрдә кемнәр укытуын, аларның квалификациясен күрергә, һәр белем бирү йортының ихтыяҗларын бәяләргә мөмкин булачак.

Мәктәп укучылары укытучы һөнәрен сайласын өчен, биш меңнән артык профильле педагогик сыйныф ачылды , дип өстәде Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International