Кравцов сүзләренчә, Мәгариф министрлыгы эшенең аерым юнәлеше - профессионалитет системасын үстерү. “90 нчы елларда укучыларның 20 проценты гына көллияткә килде, - диде Сергей Кравцов. - Бүген тугызынчы класстан соң инде укучыларның 65 проценттан артыгы көллиятләргә бара, "Профессионалитет" программасы актив үсеш ала.
Кандидат кадрлар мәсьәләсенә зур игътибар бирергә, кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәргә вәгъдә итте. "Бездә алга таба эшнең төгәл планы бар, ул барыннан да элек Президент юлламасы, указлары белән бирелгән", - дип билгеләде Кравцов.