Вебинарда катнашучылар белем бирү процессына заманча ИТ-технологияләр кертүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Kazan Digital Week халыкара форумына әзерлек кысаларында, 2024 елның 21 маенда, "Белем бирүдә цифрлы технологияләр" юнәлеше буенча вебинар узачак. Цифрлы технологияләрсез бүген заманча мәктәпне, техникумны яки югары уку йортын күз алдына китереп булмый. Әмма шуны аңларга кирәк, цифрлы белем бирү мохите - ул традицион белем бирү системасын хупларга һәм тулыландырырга тиешле корал.

Вебинар барышында спикерлар әлеге тема буенча үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Мәгариф процессына заманча ИТ-технологияләр кертү, шулай ук цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International