Чарада барлыгы 200 педагогик хезмәткәр катнашты: милли белем буенча методистлар, туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, туган (татар) тел укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары.
Чаралар кысаларында дәреслекләр һәм китаплар, халык кәсепе, милли кием-салымнар күргәзмәләре оештырылды һәм Теләче районы белем бирү оешмаларының мастер-класслары үткәрелде. Пленар киңәшмә РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашында район мәдәният йортында узды.