2024 елның 16 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь урта мәктәбендә татар телендә патриотик җыр укучылар һәм башкаручыларның “Туган тел, матур тел”, “III төбәкара конкурсы узды. Конкурста Россиянең 12 субъектыннан этномәдәни (татар) компонентлы белем бирү оешмалары укучылары катнашты.
Конкурсның максаты - рухи мәдәниятне үстерү, патриотик тәрбия, шулай ук сөйләм үсеше һәм сәнгати сүзгә кызыксыну формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү.
Конкурс кысаларында туган тел һәм әдәбият укытучыларының семинары узды.
Татарстан Республикасыннан Гөлия Мусина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире, Кадрия Фәтхуллова, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты доценты, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф оешмалары директоры катнашты.
А.С. Садеков исемендәге Олы Рыбушкино урта гомуми белем бирү учреждениесе коллективы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли традицияләрне үстерү, татар халкының мәдәни мирасын саклап калу, Россия Федерациясе субъектлары арасында халыклар һәм элемтәләрне ныгыту өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.