Казанда XXI Кирилл-Мефодиев яшүсмерләр фәнни укулары узды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

2024 елның 17 маенда славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXI Республика Кирилл-Мефодиев яшүсмерләр фәнни укулары узды. Проект «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Кирилл-Мефодиев укулары республика бәйрәме санала һәм Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә һәм районнарында популярлык казанды. Укуларның максаты һәм бурычы - укучыларның рухи кыйммәтләре, рус милли мәдәнияте традицияләре, рус теле белән кызыксынуын үстерү. Татарстанның талантлы укучылары рус тел белеме, рус әдәбияты, тарих һәм культурология, туган якны өйрәнү һәм этнология, әдәби иҗат, халык рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать, халык музыка культурасы, педагогик хезмәткәрләр өчен секция, шулай ук «А.С.Пушкин - безнеке!» секциясенә үз фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

Кирилл-Мефодиев укуларында катнашу өчен, 600 дән артык 4-11 нче сыйныф укучылары һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучылары үз эшләрен тәкъдим итте, 230 дән артык катнашучы һәм 15 иҗат коллективы алдагы этапка чакырылды.

Укуларның көндезге этабында катнашучылар өчен «Әдәби Казан » автобус экскурсиясе оештырылды. Кирилл-Мефодиев укуларында җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International