Татарстан, Марий Эль, Чувашия, Удмуртиядән, Калуга өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәү шәһәреннән килгән 144 укучы ун төрле спорт һәм иҗат категориясендә ярыштылар. Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эш үзәге һәм Иннополис университеты.
Катнашучылар авыл хуҗалыгында реаль проблемаларны имитацияләүче уен мәсьәләләрен чишү, шәһәрләрне яшелләндерү һәм кешеләрне табигый катаклизмнардан яклау өчен роботлар төзеделәр һәм программалаштырдылар, сәнәгать һәм геология өчен проектлар булдырдылар.
Нәтиҗәләр: sportrobotics.ru/event/info/results/id/1130
Олимпиадада катнашкан берничә җиңүче Татарстан җыелма командасы составында, 27-29 июньдә Оренбургта, Россия робототехника олимпиадасы финалында чыгыш ясаячак.