Татарстанда 90 студент, аспирант һәм курсант махсус стипендияләр алачак

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Агымдагы уку елында Татарстанның 90 студенты, аспирантлары һәм курсантлары республиканың махсус стипендияләрен алачак. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Стипендияләр 22 аспирант, 44 югары уку йорты студенты, дүрт курсант һәм көллиятнең 20 студентына билгеләнгән.

Аерым алганда, стипендияләр алучылар исәбенә Казан федераль университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, Казан архитектура-төзелеш университеты, Казан энергетика университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары һәм аспирантлары, шулай ук Дәүләт янгынга каршы хезмәт академиясе һәм Казан танк училищесы курсантлары керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International