ТР мәктәпләрендә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Укуларда 3,5 меңгә якын мәгариф учреждениесе һәм 650 меңнән артык мәгариф оешмасы хезмәткәре, бөтен Россия буенча сак хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты.

Өйрәнүләр буенча иртәнге уннар тирәсендә Казанның 186 номерлы лицеенда битлек кигән һәм портфель тоткан шикле ир-ат пәйда булган. Ул лицей сакчыларына рюкзакны башлангыч сыйныфларда белем алучы энекәшенә тапшырырга теләве турында әйтә. Сак хезмәткәре аны кертми , һәм ул ишекне ватып, учреждениегә керә.

Сакчы лицейга чит кеше үтеп керүе турындагы мәгълүматны эчке пост хезмәткәрләренә тапшыра. Шул ук вакытта учреждениегә магнит ишекләре ябыла. Инде берничә минуттан бирегә Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җитә. Җинаятьчене тоткарлыйлар, ә ул ишек төбендә калдырган портфельне махсус хезмәтләр шартлау куркынычы булган матдәләр булуга тикшерәләр. Укучыларны бу вакытта запас чыгу юллары аша эвакуациялиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International