ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов модератор булып чыгыш ясаячак.
Игълан ителгән спикерлар арасында: Иннополис Университетының мәгълүмат технологияләре буенча директоры Александр Ермольчев та бар. Ул университетта цифрлы сервисларга ярдәм итү һәм аларны үстерү турында сөйләячәк;
ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты әйдәүче фәнни хезмәткәре, Казан федераль университеты доценты Булат Хәкимов татар теленә ярдәм итү өчен цифрлы карарлар турында чыгыш ясый;
Иннополис Университетының Өстәмә белем бирү институты тыңлаучылары белән эшләү секторы җитәкчесе, икътисадый фәннәр кандидаты, доцент Ирина Меркулова. Ул кадрлар әзерләү һәм мәгариф өлкәсендә цифрлы компетенцияләр үсеше турында сөйләячәк.
Вебинар башлану иртәнге 10 сәгатькә планлаштырылган. Чарага тhttps://vk.com/video-195760431_456239371 сылтамасы буенча керергә мөмкин булачак.