Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасы финалистларын һәм җиңүчеләрен котлады

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Уенчыларны, тренерлар штабы һәм җанатарларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген мәктәп волейбол лигасы 5 меңнән артык команданы берләштерә. Бу бөтен республиканың 5-11 сыйныф укучылары, алар ел дәвамында 10 меңнән артык уен уйнаганнар . Проект ярдәмендә мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытыла. Мәгариф учреждениеләре ел саен волейбол формасы, мең ярым тирәсе туп, спорт җиһазларына сертификатлар, компьютерлар һәм башка призлар алалар.

Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде, республикада волейбол елдан-ел популярлаша гына барачак, дип билгеләп үтте.

Бүген мәктәп волейбол лигасы, кызлар һәм егетләр командалары чемпионнарына бүләкләр тапшырылды. Кызлар арасында беренче урынны Яшел Үзән муниципаль районының Нурлат урта мәктәбе командасы, малайлар арасында Казан шәһәренең Идел буе районындагы 6 нчы гимназия командасы яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International