Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында автоинспекторлар балалар белән юлда куркынычсызлык турында сөйләшәчәкләр

2024 елның 21 мае, сишәмбе

22 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда юлда йөрүче балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелгән “Игътибар - балалар!” дигән масштаблы профилактика акциясе узачак.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чаралар кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик әңгәмәләр, дәресләр һәм викториналар үткәрү планлаштырылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең балаларны автомобильләрдә ничек йөртүләре һәм җәяүлеләрнең тәүлекнең караңгы вакытында ут кайтара торган элементларны куллануларын тикшерәчәк. Мәгариф учреждениеләре янындагы урам-юл челтәрен тикшерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Акциянең максаты - юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге, ә балаларга җәйге каникуллар алдыннан юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүнең мөһимлеге турында искә төшерү.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International