Россия Мәгариф министрлыгы һәм ИРИ “Рәхмәт, мәктәп!” Бөтенроссия акциясен башлап җибәрә

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Россиянең мәгариф министрлыгы Социаль реклама операторы белән берлектә "Рәхмәт, мәктәп!" акциясен башлап җибәрә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Акция 20 майдан 20 июньгә кадәр уза. Ул укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләрен берләштерәчәк. Акциядә катнашу өчен , социаль челтәрләрдә #Спасибошкола, #Мәгариф министрлыгы хештегы белән яки педагогларга, остазларга, ата-аналарга яки сыйныфташларына видеода рәхмәт сүзләр яздырырырга, сайтта уникаль открытка ясарга кирәк. Конструктор ярдәмендә сайтта дизайн сайларга, котлау язарга һәм открытканы мессенджерда яки электрон почта аша а җибәрергә, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International