Татарстан - RAEX фән рейтингларына кергән югары уку йортлары саны буенча төп төбәкләр исемлегендә

2024 елның 24 мае, җомга

Иң яхшылар исемлегенә Татарстанның ун югары уку йорты эләккән. Республиканы бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып киткән, алар өлешенә предмет исемлекләренә кергән 65 вуз туры килә.

Дүртенче урында алты югары уку йорты булган Новосибирск өлкәсе , бишенче позицияне Түбән Новгород һәм Ростов өлкәсе (бишәр югары уку йорты) бүлеште. 36 юнәлеш буенча иң яхшы дип 43 төбәктән 170 югары уку йорты танылган.

Казан федераль университеты 23 предмет рейтингына кертелгән. Бу математика (13 нче урын), физика (13 нче урын), химия (5нче), география (4нче), биология (4нче), мәгълүмат технологияләре (17нче), экология (10нчы) нефть-газ эше (5нче), геология (9нчы)һ.б. лар.

КНИТУ-КХТИ сигез рейтингка кергән. Бу машина төзелеше һәм робототехника (19 нчы урын), химик технологияләр (5 нче урын), биотехнологияләр һәм биоинженерия (8 нче), нефть-газ эше (11 нче), материаллар технологияләре (17 нче урын), кунакчыллык индустриясе (20 нче урын), җиңел сәнәгать технологияләре (2 нче урын) һәм азык-төлек технологияләре (3 нче).

А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ өч рейтингка эләккән(электроника, радиотехника һәм элемтә системалары - 17 нче урын, энергетика, машина төзелеше һәм электр техникасы - 17 нче урын, авиация һәм ракета-космик техника - 4 нче урын), ә Казан медицина университеты - ике (медицина һәм фармация, икесе дә 16 нчы урын).

Татарстанның башка югары уку йортлары бер рейтингта гына телгә алына. Бу Иннополис университеты (мәгълүмат технологияләре, 15 нче урын), КДАТУ (төзелеш, 13 нче урын), Казан энергетика университеты (энергетика, энергетика машина төзелеше һәм электротехника, 18 нче урын).

«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты (нефть-газ эше, 13 нче), Казан аграр университеты (авыл хуҗалыгы, 5 нче ) һәм Н.Э. Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясе (ветеринария һәм зоотехния, 9 нчы ).


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International