Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының әлеге боерыгы коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта әйтелгәнчә, төзәтмәләр урта һөнәри белем бирү программасын гамәлгә ашыручы оешмаларда белем алуга гаризалар кабул итү һәм теркәү буенча хезмәт күрсәтү регламентына кертеләчәк. Мондый уку йортлары арасында нәкъ менә техникумнар, көллиятләр һәм училищелар.
Исемлектә бастырылган затлар, мәктәптә программаны үзләштерү нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, беренче чиратта укырга кертеләчәк, дип төгәлләштерелә.
Басылып чыккан исемлектә саналган затлар исемлеге :
- Россия геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар;
- махсус хәрби операция зонасында яисә аның белән чиктәш районнарда хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре;
- өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар, шулай ук фронтка үз теләкләре белән киткәннәр;
- 2014 елның 11 маеннан ДХР һәм ЛХР хәрби формированиеләре яки халык милициясе сафларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар;
- икенче, өченче һәм дүртенче пунктларда телгә алынган махсус хәрби операциянең хәрби хезмәткәрләре балалары;
- хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен башка дәүләтләргә җибәрелгән кешеләрнең балалары;
- хезмәт вазыйфаларын башкарганда COVID-19 дан вафат булган медицина хезмәткәрләренең балалары.