10-11 июньдә Казанда «Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында «Киләчәкне формалаштырганда» мәгариф министрларының икенче Халыкара форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Минем тарих" гуманитар фәннәргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.
Быел форум да Кытай, Беларусь, Иран, Һиндстан, Бразилия, Мексика, Кыргызстан һәм башка илләр кебек дустанә чит ил дәүләтләре вәкилләре катнашачак.
Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Форумда илебезнең суверен мәгариф системасының уңышлары күрсәтеләчәк, укыту процессын оештыру тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Чит ил кунакларына Россиянең иң эре мәгариф оешмалары, шулай ук югары белем бирү учреждениеләре тәҗрибәләрен тәкъдир итәчәкләр.
Форумда катнашучылар рус телен үстерү өлкәсендә Россия тәҗрибәсе буенча фикер алышуга аерым игътибар бирәләр. Бүгенге көндә рус телендә ачык белем бирү һәм рус телен укыту буенча 60 тан артык үзәк дөньяның төрле илләрендә эшли.
Моннан тыш, чара кысаларында БРИКС илләренең мәгариф министрлары очрашуы узачак.
Үткәрү көннәре: 2024 елның 10-11 июне.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, «Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк.