Казанда туган (рус булмаган) телдә укучы мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада уза

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2024 елның 12 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телдә укучы мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада үткәрелә.

Әлеге олимпиада рус теленә кызыксынуны арттырырга, аның матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоярга, шулай ук барлыкка килү чыганакларын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә торган уникаль чара булып тора.

Рус теле буенча олимпиадада 200дән артык укучы һәм аларның укытучылары катнаша.

Олимпиада биремнәрен балалар ике турда башкарачак: телдән һәм язмача.

Моннан тыш, балаларны мавыктыргыч мәдәни программа да көтә. Алар Казан шәһәре белән таныша һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Милли музеенда «Тарих белән бердәмлек» темасына иммерсив экскурсиядә була алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International