Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча Азия-Тын океан олимпиадасында җиңүче булды.
Олимпиадада Россия, Кытай, Корея, Япония, Тайланд, Сингапур һәм башка илләрдән 270 дән артык укучы катнашты. Чара 18 һәм 19 майда узды, дип ачыклык керттеләр Казан мәгариф идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрендә Казан мэры Илсур Метшин информатика буенча IOI-2023 Халыкара олимпиадасында җиңүчеләр белән очрашты. Алар арасында Гыймран Абдуллин да бар иде.