2024 елның 7 һәм 8 июнендә чит телләр буенча телдән өлеш, шулай ук информатика буенча компьютер формасында бердәм дәүләт имтиханы уздырыла.
БДИны инглиз теленнән - 1991, немец теленнән - 12, француз теленнән - 11, кытай теленнән 6 укучы тапшырачак ( барлыгы 2020 укучы) .
Информатиканы 3200 кеше тапшырырга планлаштыра, шул исәптән 7 июньдә 2500 укучы.
7 июньдә, 456 кеше инглиз теле ( телдән) буенча , 4 кеше - немец теле буенча( телдән) БДИ тапшыра.
Имтихан эшен башкару компьютерда уза, махсус җиһазландырылган аудиторияләрдә аудиогарнитура (наушниклар һәм микрофон) кулланыла. Имтихан эшен үтәү өчен катнашучыларны аудиториягә очраклы рәвештә билгеле бер чират нигезендә чакыралар.
Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше экспертлар тарафыннан тикшерелә һәм бәяләнә, шул ук вакытта информатика буенча имтихан эше, предмет комиссиясе катнашыннан башка, автомат рәвештә тикшерелә һәм бәяләнә.
Чит тел буенча имтиханның язма өлеше 11 июньдә үткәреләчәк.