Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Түбән Кама бүлеге рәисе Игорь Ларионов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Түбән Каманың 3 нче гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт программасына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте, аның янында Александр Пушкинга сквер һәм һәйкәл ачылачак. Анда Пушкин исемендәге лицей ачу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов үтенечне тыңлады һәм эшләргә вәгъдә итте.