«Биек тауларны яулар өчен көч тупларга»: Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 200 укучы өчен зарядка үткәрделәр

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре Казанның 35 нче лицее укучылары өчен "Сәламәт яшәү рәвеше - бу модалы" акциясен үткәрде.

Алар мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен сәламәт яшәү рәвеше турында лекция уздырдылар. Республика балалар клиник хастаханәсенең сәламәтлек үзәге мөдире педиатр-эндокринолог Гүзәл Яруллина спортның файдасы, көн тәртибе һәм дөрес туклану турында сөйләде. Балалар интерактивта катнаштылар һәм сәламәтлек өчен нинди продуктлар файдалы, ә кайсылары зарарлы булуын билгеләделәр.

Лекция тәмамланганнан соң балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аннары урамга, саф һавага чыгып, балалар белән зарядка үткәрделәр. Флешмобта 200ләп бала катнашты.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International