179 нчы гимназиянең "Зәңгәр кош" мәктәп театры "Мәктәп классикасы" Бөтенроссия проекты җиңүчесе булды һәм мәктәп театрлары фестивалендә катнашты. Фестиваль җиңүчеләрен Щукин театр институты укытучылары сайлап алды.
Гимназия директоры Эльвира Наумова һәм мәктәп педагоглары, яшь артистлар Мәскәүгә килделәр һәм 6 июньдә ВДНХның театр мәйданчыкларының берсендә чыгыш ясадылар. Балалар театр режиссеры Алина Жарахина куйган Лев Толстойның “Сугыш һәм тынычлык" спектакленнән өзек күрсәттеләр.