Фальков: урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның кыскартылган вакытта югары белем алу мөмкинлеге булырга тиеш

2024 елның 7 июне, җомга

Көллиятне тәмамлаучылар, кыскартылган срокларда профильле белгечлекләр буенча югары белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, әмма сыйфатны югалтмыйча. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков "Хөкүмәт сәгате" кысаларында Федерация Советында әйтте.

Министр шулай ук соңгы елларда Россиядә чыгарылыш укучыларының урта һөнәри белемгә кызыксынуы күзәтелүен билгеләп үтте.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International