Студентларга укыту вакытында өстәмә квалификация алу мөмкинлеген бирергә кирәк, алар шунда ук аның буенча эшли башласыннар өчен. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Хөкүмәт сәгате кысаларында Федерация Советында әйтте.
Моннан тыш, министр билгеләп үткәнчә, югары уку йортларына үз программаларын сыгылмалы итеп көйләргә һәм югары курсларда төрле белгечлекләр кертергә мөмкинлек бирергә кирәк.
Югары белем бирү системасын яңартканда бюджет урыннарына кабул итүнең контроль саннарын билгеләү механизмына шактый төзәтмәләр кертеләчәк, дип билгеләде Фальков. Әйтик, быелдан башлап бюджет урыннарын планлаштыру һәм бүлү өчен нигез булып ел саен РФ Хезмәт министрлыгы әзерләячәк кадрлар ихтыяҗының бердәм фаразы булачак, дип өстәде ул.