Әлмәттә 13 укучы БДИ буенча 100 балл җыйды

2024 елның 7 июне, җомга

Бүгенге көндә Әлмәтнен 13 укучысы Бердәм дәүләт имтиханы буенча 100 балл җыйган. Химия буенча максималь нәтиҗәләрне 5 укучы һәм әдәбият буенча 8 укучы алган. Бу хакта турыдан-туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов әйтте.

Аның сүзләренә караганда, бу нәтиҗәләр узган елгы күрсәткечләрдән артып китә.

Шушы көннәрдә башка фәннәр буенча нәтиҗәләр билшеле булачак.

Быел 1 нче һәм 5 нче гимназияләрне, 2 нче лицейны, 4, 7, 16, 20 һәм 24 нче мәктәпләрне тәмамлаучылар “йөз балл” ияләре булдылар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International