Татарстанда «Лига Форум» студентлар белем бирү форумында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, ул Әлмәттә Югары нефть мәктәбендә 3-19 августта узачак һәм республикада көллиятләр һәм университетлар студентлары өчен иң масштаблы форумнарның берсе булачак. Гаризалар 24 июньгә кадәр кабул ителде.
Форумның темасы - "Мечта желает действия” . Форум өч сменаны үз эченә ала. Форумда Россия Федерациясе гражданнары һәм форум сменасына конкурс буенча сайлап алынган 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге чит ил гражданнары катнаша ала. Һәр смена 300 студентны берләштерәчәк. Катнашу өчен гаризаны 24 июньгә кадәр https://ligastudentov.com сайтында бирергә мөмкин.