Казанда 63 укучы өч фән буенча БДИда 100 балл җыйган

2024 елның 7 июне, җомга

Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, югары баллны укучылар химия, әдәбият һәм география буенча алган. Бу фәннәр буенча имтиханнар 23 майда узды. Киләсе нәтиҗәләр 14 июньдә билгеле булачак.

Унберенче сыйныф укучылары өчен имтиханнарны тапшыруның төп срогы 11 июньдә тәмамлана. Россия президенты Владимир Путин карары белән чыгарылыш укучыларының быел кабул итү кампаниясе тәмамланганчы бер предметны кабат бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен БДИ үткәрү расписаниесенә өстәмә көннәр - 4 һәм 5 июль кертелгән. Нәтиҗәләр15 һәм 17 июль билгеле булачак.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International