Россия Мәгариф министрлыгы «Без срока давности» проекты кысаларында видеосюжетлар циклын булдырды

2024 елның 7 июне, җомга

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Без сорка давности» федераль проектын гамәлгә ашыра.

Проект Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең хәрби җинаятьләре турындагы тарихи истәлекләрне саклап калуга исәпләнгән.

Яшь буынны тарихи фактларны өйрәнүгә, фәнни-тикшеренү эшенә җәлеп итәргә тиешле белем-агарту чараларын гамәлгә ашыру планы эшләнгән.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының медиа үзәге тарафыннан 2024 елда проект кысаларында видеосюжетлар циклы булдырылган.

Барлык материаллар да Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында «Медиа» - https://edu.gov.ru/media/video/ бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International