«Клевер ДНК» Бөтенроссия конкурсына гаризалар бирү дәвам итә

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

«Клевер ДНК» дигән өченче Бөтенроссия конкурсына укытучыларның рухи-әхлакый мәдәният өлкәсендәге иң яхшы эшләнмәләренә гаризалар кабул итү 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Чара Россия Мәгариф министрлыгы, дини белем бирүнең Синодаль бүлеге һәм Рус православие чиркәвенең катехизациясе  ярдәмендә уздырыла.

Конкурска эшләр дүрт төп номинация буенча кабул ителә: бу классик, инновацион, иҗади һәм рухи-әхлакый мәдәнияткә заманча якын килү.

Беренче урынны алучылар  мәдәни-рухи урыннар буенча сәфәргә кузгалачак. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алучылар  жюриның махсус призларына ия булачак һәм дипломнар һәм кыйммәтле  бүләкләралачак. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International