Каюм Насыйри исемендәге конкурста 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша алачак

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү эшләренең беренче республика конкурсы октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, конкурста 16 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша алачак. Бу хакта "Татар-информ"да үткән  матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Татарстан Рәисе  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов указы нигезендә, Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан, 2025 елда масштаблы чаралар узачак. Конкурска эшләр 14 февралдән кабул итедә башлады, әлегә 15 гариза кергән. Эшләрне электрон форматта җибәрү мөмкинлеге бар. Гаризалар кабул итү 20 октябрьдә төгәлләнә», - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Конкурс «Татмедиа» акционер җәмгыяте партнерлыгында уздырыла.

Җиңүчеләрне бүләкләү агымдагы елның 1 декабрендә булачак. 20, 30 һәм 40 мең сум күләмендә призлар каралган. Шулай ук "Татнефть-Наследие" оешмасыннан махсус приз булачак. Конкурс нигезләмәсе белән Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Конкурсның төп максаты - Татарстан Республикасы тарихы турында истәлекләрне  саклау,  үсеп килүче буынның укыту-танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнең әһәмиятен популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International