Росгвардия хезмәткәрләре Татарстанда балалар лагерьларының куркынычсызлыгын тикшерәләр

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстанда Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше һәм ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре республика буенча балалар лагерьларының куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен  тикшерә.

Хәзерге вакытта республикада  125 балалар лагере эшли. Аларның күбесе Росгвардиянең хәвефле сигнализациясе төймәләре белән җиһазландырылган.

Кичә ведомство вәкилләре  "Яшь гвардия" балалар спорт лагеренда булдылар, анда хәзер  280 укучы ял итә. Росгвардиячеләр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта патруль экипажын ашыгыч чакыру төймәсенең һәм оешма персоналының гамәлләренең алгоритмын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International