Казан кадетлары Мәскәүдә трофей техникасы күргәзмәсендә Россия Герое Иван Жарский белән очраштылар

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Укучылар   Мәскәүгә  “Россия ВДВ ветераннар советы” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының президиумы рәисе, генерал-майор Владимир Данильченко чакыруы буенча килделәр. Кадетлар төркемен запастагы лейтенант Т.Ф.Камалиева озата барды.

Россия ВДВ ветераннар советы вәкиле команданы  Поклон тавында каршылады  һәм яшь десантчылар белән танышты, ә Казан танк училищесы курсанты артиллерия, бронемашиналар, танклар, ату кораллары  буенча экскурсия үткәрде. Трофей экспонатлары арасында - Американың "Абрамс" танкы һәм алман "Леопард" танкы бар иде. Хәрби техниканы СВОда катнашучы лар тәкъдим итте. Алар клубта тәрбияләнүчеләргә бу монстрларга каршы сугыш кырында ничек көрәшү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Россия Герое, Казан кадет мәктәбен тәмамлаган өлкән лейтенант Иван Жарский белән җылы һәм онытылмаслык очрашу кадетлар өчен сюрприз булды. Иван якташларына  үзенең хезмәте турында сөйләде, сорауларына җаваплар бирде . Иван Казан кадет мәктәбенең укытучыларына һәм офицерларына җылы рәхмәтен белдерде. Очрашу ахырында балалар Россия Герое, гвардия өлкән лейтенант Жарский белән фотосурәткә төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International