Татарстан балалары Фиксика белән бушлай дәресләрдә акыллы йорт серләрен белә алалар

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

МТС, цифрлы экосистема, һәм "Фиксики" анимацион сериалы "Поколение М" федераль хәйрия проекты кысаларында әйберләр интернеты темасына бушлай белем бирү программасын эшләтеп җибәрде. Курс 4 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән һәм дүрт дәресне үз эченә ала: «Акыллы шәһәр», «Сәламәтлек турында акыллы кайгырту», «Акыллы йорт» һәм «Акыллы кибет».

Кыска метражлы белем бирү видеосында профессор Чудаков «Фиксики» мультсериалы геройлары белән балаларны  интернеты дөньясына чумдыра һәм гади мисалларда әйберләр бер-берсе белән,  кеше ярдәменнән башка гына,  ничек үзара хезмәттәшлек итә алуларын күрсәтә. Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге балалар заманча шәһәр мохитен формалаштыру, энергия ресурсларын экономияләү, үзләренең экологик эзләрен киметү һәм сәламәтлек саклау өчен технологияләр куллану турында база белемнәрен алачак.

Курста катнашучылар «Поколение М» сайтында «Познаем мир с фиксиками» конкурсында ике номинациядә катнаша алачак(«Полезная находка» һәм «Умный подход») .  Балаларга фантазияләрен эшкә җигәргә һәм үзләре яшәргә теләгән акыллы йорт ясарга, шулай ук үзләренең инженерлык сәләтләрен кулланырга һәм иске әйберне кирәкле әйбергә  әйләндерергә тәкъдим итәләр. Эшләрне 2025 елның 31 маена кадәр җибәрергә мөмкин. Конкурсның төп призы - легендар "Фиксиклар"ны  тудыручы  компьютер анимациясе студиясенә бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International