Казанда Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта "Киләчәкне формалаштырып" мәгариф министрларының халыкара форумы ачылды, анда чит илләрнең йөздән артык вәкиле катнаша, шул исәптән гомуми һәм югары белем министрлары. Татарстан җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Форум Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның мәрәҗәгате белән ачылды, аны Россия мәгариф министры Сергей Кравцов укыды.
Видеэлемтә буенча форумда катнашучыларга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Чернышенко мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, быелгы форумда икътисадны үстерүдә белем бирүнең роле, балалар ялын оештыру, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү һәм чит илләрдә рус теленә өйрәтү мәсьәләләре карала.
Татарстанның фәнни-мәгариф потенциалы турында сөйләгәндә, республика парламенты башлыгы дәүләт хакимияте органнарының мәгариф һәм фән өлкәсенә өстенлекле игътибарын билгеләде.
Форумда катнашучыларга уңышлы эш теләп, Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышулар , конструктив тәкъдимнәр белән алмашу яңа кызыклы уртак проектлар турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк, дигән ышаныч белдерде.