Бу хакта журналистларга РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда үтә торган мәгариф министрларының "Киләчәкне формалаштырып" II Халыкара форумында белдерде.
Кравцов ассызыклаганча, Россия - контактларга, үзара мөнәсәбәтләргә әзерһәм ачык , шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә.
Министр билгеләп үткәнчә, Казан - мәгариф өлкәсендә лидерларның берсе. Аның сүзләренә караганда, республикада югары һәм мәктәп белеме бик көчле.