Кравцов: Россия мәгариф өлкәсендә башка илләр белән тәҗрибә уртаклашырга әзер

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Бу хакта журналистларга РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда мәгариф министрларының "Киләчәкне формалаштырып" II Халыкара форумында белдерде.

Кравцов билгеләп үткәнчә, дустанә илләрРоссия мәгариф системасы белән кызыксыналар. Мәсәлән, аларны "Минем мәктәбем" дәүләт мәгълүмат системасы кызыксындыра.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, дустанә илләрне  "чит илдә рус укытучысы" проектын кызыксындыра, Россиянең  рус теле, химия, биология укытучылар  эшкә башка илләргә җибәрелә. "Чөнки Россия халыкара олимпиадаларда лидер булып тора.Гомумән алганда, безнең  фәнни белем сыйфаты дөньяда иң яхшыларның берсе булып тора. Һәм бүген, күп кенә илләр инженер, табигый фәнни белем үстергәндә, Россиянең математика, физика, информатика, биология буенча тәҗрибәсе бик кирәкле», - дип аңлатты спикер.

Ул ассызыклаганча, узган ел узган мәгариф министрларының беренче форумыннан соң Россия башка илләрдә рус теле үзәкләрен күбрәк ача башлады.

Россия шулай ук башка дәүләтләр, аерым алганда, Азия илләре тәҗрибәсен өйрәнә, дип дәвам итте ул.

 “Киләчәкне формалаштырып” мәгариф министрларының II Халыкара форумында 40ка якын ил, 150дән артык делегат катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International