Уртак дәреслекләр һәм укытучылар алмашу: Казанда мәгариф һәм фән министрлары нәрсә турында сөйләштеләр

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Казан икенче ел рәттән «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрларының халыкара форумын кабул итә. Быел анда 40 илдән 150дән артык делегат катнаша, шул исәптән Азия, Африка һәм Латин Америкасы, БРИКС һәм БДБ илләреннән.

«Киләчәкне формалаштырып» форумы Б. Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында уза. Рәсми ачылышка кадәр чарада катнашучылар «Россия – миру. Мир – России»интерактив экспозициясен карадылар һәм мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы Россия проектлары күргәзмәсе белән таныштылар.

Форумны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ачты һәм РФ Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды.

РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров та үз сәламләвен юллады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия, хәзерге заман таләпләренә комплекслы җаваплар кулланып, белем бирү һәм фәннең әһәмиятен күтәрү буенча эзлекле тырышлык күрсәтә.

Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, бүген республика - Россиянең эре фәнни-мәгариф үзәге. Аерым алганда, төбәктә фәнни комплексның 129 оешмасы, 3 меңнән артык мәктәп һәм балалар бакчасы эшли, аларда 700 меңнән артык бала белем ала һәм тәрбияләнә.

46 югары белем бирү учреждениесе эшли, анда 148 мең студент белем ала. Татарстан югары уку йортларында якындагы 15 илдән һәм ерак чит илләрдән 22 меңнән артык чит ил кешесе белем ала. Регион мәгариф өлкәсендә уртак программалар оештыру өлешендә чит илләр белән хезмәттәшлек турында 700 дән артык килешү төзеде.

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов үз докладында билгеләп үткәнчә, Россия, санкцияләргә карамастан, үсүен дәвам итә. Ул шулай ук Россия үз территориясендә дустанә илләр мәдәният һәм мәгариф үзәкләрен ачарга әзер, дип өстәде.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International