Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән 120 дән артык бала җәйге лагерьларга бушлай йөри

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 122 бала мәктәп яны җәйге лагерьларына түләүсез йөри. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итте.

Җәйге каникуллар чорында 29 мәктәп яны лагеренда (19 - шәһәр, ун - авыл) 4 мең бала кабул итү планлаштырыла, ә хезмәт һәм ял лагерьларында - 700 бала. Мәктәп яны лагеренда сменаның озынлыгы 21 көн тәшкил итә.

Гарифуллин сүзләренә караганда, юлламаның гомуми бәясе бер балага - 5129,67 сум. Аларның ата-аналар түләве юлламаның гомуми бәясеннән 15% тәшкил итә - 769,44 сум.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International