Быел ярышларда катнашуга гаризаларны Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 7 мең башлангыч сыйныф укытучысы биргән. Читтән торып сайлап алу этабының беренче туры барышында педагоглар онлайн-форматында "Профессиональ тестирование" сынаулары узды.
Читтән торып сайлап алу этабының икенче туры кысаларында катнашучылар «Төркем эше» һәм «Профпрофиль» сынаулары узачак. Алар һөнәри бурычны хәл итәргә, шулай ук үзләре турында ачык киңлектә сөйләргә тиеш булачак. Читтән торып сайлап алу этабының икенче туры 30 июньдә тәмамланачак. Аның нәтиҗәләре 8 июльдән дә соңга калмыйча ясалачак.
«Беренче укытучы» конкурсының беренче туры чаралары көз көне Екатеринбургта узачак, анда узган елгы конкурс җиңүчесе Оксана Крумина эшли. Аларда 30 финалист катнашачак, алар "Ачык дәрес" һәм "Ата-аналар өчен” дәрес уздырачаклар .
Конкурс сайты: https://первыйучитель.рф/.