Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итте.
9 нчы сыйныфлар күбрәк информатиканы тапшырганнар - 1856 кеше (63%), аннан география - 1607 (55%) һәм җәмгыять белеме - 853 (29%).
Имтиханнарның озынлыгы, фәнгә карап, ике сәгатьтән дүрт сәгатькә кадәр тәшкил итә. Сәгать 10 да башлана. Билгеләнгән вакыт эчендә укучылар эшне башкарып чыгарга һәм җавапларны бланкларга күчереп язарга өлгерергә тиеш, чөнки караламалар тикшерелми. Мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен өстәмә сәгать ярым каралган.