Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, бәйрәм Гаилә елына багышланачак, анда мәктәпне тәмамлаучыларның ата-аналары катнашачак.
Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар, узган ел белән чагыштырганда, 215 кешегә күбрәк, барлыгы - 3028, дип өстәде ул . Урта мәктәпне 839 кеше тәмамлый, бу узган ел белән чагыштырганда 58 укучыга кимрәк.